+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 июнь 2020, 10:15

Коронавирус республикада: бер тәүлектә 119 яңа очрак...

Кызганыч, республикада коронавирус инфекциясе чигенергә уйламый әле. Соңгы тәүлектә генә инфекция йоктыруның 119 яңа очрагы ачыкланды.

Кызганыч, республикада коронавирус инфекциясе чигенергә уйламый әле. Соңгы тәүлектә генә инфекция йоктыруның 119 яңа очрагы ачыкланды.
Шулай итеп, Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 3727гә җитте. Аларның 1286сы савыккан.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан үлем очраклары теркәлмәгән. Бу авырудан барлыгы 18 якташыбыз вафат булды.
Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 8726 яңа очрагы расланган. 144 кеше үлгән. 8057 кеше савыккан.
Бүгенге көнгә илдә 449834 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, аларның 212680е савыккан. 5528 кеше вафат булган.
Русиядә барлыгы 12 миллион лаборатор тикшерү үткәрелгән, соңгы тәүлектә коронавируска 320 мең тест эшләнгән.
Әле илдә 317 мең кеше коронавирус инфекциясенә шик белән күзәтү астында.
Фото: pixabay.com
Читайте нас