+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 июнь 2020, 15:10

Коронавирус республикада: тест, вакцина, шифаханә һәм башкалар турында

Республика дәваханәләрендә бүген коронавирустан 1089 кеше дәвалана. Аларның 31е авыр хәлдә, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Бу хакта һәм башка хәбәрләр турында бүген чираттагы брифингта сөйләшенде.

Республика дәваханәләрендә бүген коронавирустан 1089 кеше дәвалана. Аларның 31е авыр хәлдә, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Бу хакта һәм башка хәбәрләр турында бүген чираттагы брифингта сөйләшенде.
Әйткәндәй, республикада соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланып, авыручылар саны 4113кә җитте. Җиңел формада авыручы 1501 кеше амбулатор дәвалана.
Үткән тәүлектә 52 пациент коронавирустан савыгып, дәваханәдән чыккан. Барлыгы дәвханәдән савыгып чыгучылар саны – 1505.
Кичә пневмония диагнозы белән 108 кеше госпитализацияләнгән, алар барысы да коронавируска тикшерелгән. Үткән тәүлектә 102 кеше пневмониядән савыгып чыккан.
Брифингта белгечләр сорауларга да җавап бирде.
– COVID-19 вакцинасына тест үткәрүләре дөресме?
– Әйе, Роспотребнадзор федераль хезмәте хәбәре буенча, берничә вакцинага тест үткәрелә. Бүген вакциналарның берсе клиник тикшерүләр үтә. Теркәлү үткәннән соң, вакцина җитештерелә башлаячак, барлык төбәкләрдә булачак.
– Республиканың барлык лабораторияләрендә дә ПЦР (полимеразная цепная реакция) һәм ИФА (иммуноферментный анализ) ысуллары белән эшлиләрме?
– 19 лаборатория ПЦР ысулы белән эшли, шәхси лабораторияләрдә ИФА ысулы кулланыла. Гигиена һәм эпидемиология үзәге дә COVID-19ны диагностикалауда ИФА ысулына күчә башлый.
– Республика поликлиникалары ничек эшли?
– Әлегә чикләүләр белән. Диспансерлаштыру үткәрүгә рөхсәт юк. Вакыт интервалы элеккечә – 20.00 сәгатькә кадәр. Элек 19.00гә кадәр иде. Бу комендант вакыты белән бәйле.
– Коронавирус инфекциясен яңадан йоктыру очраклары бармы?
– Русия Федерациясендә андый очраклар теркәлмәгән.
– Антиковид плазмасын әзерләү ничек бара һәм аны еш кулланалармы?
– Әзерләү план буенча бара. Республикада 200дән артык доза әзерләнгән. 150 кеше донор булды. Аны куллану тәҗрибәсе дәвам итә.
– Кайсы медицина оешмаларына чикләүләр кертелгән?
– Кырмыскалы, Бишбүләк, Туймазы, Октябрьский, Югары Тәтешле үзәк район дәвханәләренең, Уфаның 13нче шәһәр дәваханәсенең кайбер бүлекләрендә һәм Республика ашыгыч ярдәм станциясе һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгендә чикләү чаралары кертелгән.
– Республика шифаханәләре эшлиме?
– Краснодар краенда һәм Кырымда шифаханәләр ачыла башлады. Башкортстанда әле шифаханәләр вахтачылар өчен генә эшли, анда обсервация үтә. 1 июльгә шифаханәләрнең эшли башлавы планлаштырыла.
Брифинг ахырында сәламәтлек саклау министры Максим Забелин өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, аларга үзизоляция режимын, социаль дистанция һәм шәхси гигиена таләпләрен үтәргә кушты.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
Читайте нас