Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 4194кә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 81 кешедә ачыкланды.
Әле республикада 2536 кеше коронавирус белән авырый, 1640 кеше савыккан, 18 кеше үлгән. Соңгы тәүлектә яңа үлем очраклары ачыкланмаган.
Русиядә бер тәүлектә коронавирус йоктыруның янә 8404 очрагы расланды. 216 үлем очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә 10386 кеше савыккан.
Илдә барлыгы 493657 кешедә коронавирус ачыкланды. Аларның 252783е савыкты. Үлүчеләр саны – 6358.
Бүгенге көнгә Русиядә 13,5 миллион лаборатор тикшерү үткәрелгән, соңгы тәүлектә 291 мең тест эшләнгән. Әле илдә 318 мең кеше коронавируска шик белән медицина күзәтүе астында.