Башкортстанның Иглин авылында күпфункцияле спорт мәйданчыгы булдырылды. Анда урнаштырылган тренажерлар күнегүләр эшләргә, ГТО нормативларын үтәргә, воркаут белән шөгыльләнергә, теннис уйнарга мөмкинлек бирә.
ГТО нормативларына килгәндә, узган елда Иглин районында аны 800дән артык кеше тапшырган. Район хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты баш белгече Наталья Гордеева сүзләренә караганда, хәзер яңа спорт мәйданчыгында ГТО нормативларын бирү күпкә җиңелрәк һәм уңайлырак булачак.
Спорт мәйданчыгы Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде.
Шундый сыйфатлы спорт мәйданчыклары республиканың тагы 20 районында булдырылачак. Бу эшләргә республика бюджетыннан инде акча бүленгән. Ләкин анда спорт белән к-вирус инфекциясе таралу сәбәпле гамәлгә кертелгән чикләүләр алынганнан соң гына шөгыльләнергә мөмкин булачак.
Фото: ufaved.info сайтыннан.