+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 Июня 2020, 08:58

Цех тулы куәтенә эшли!

“Танып” шифаханәсендә тутырылган минераль су республика дәваханәләренә дә китерелә.

Илдә, төбәктә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле “Танып” шифаханәсе эшен вакытлыча туктатты. Әмма аның бүлекчәләренең берсе — минераль суны шешәләргә тутыру буенча 2нче цех эшен дәвам итә. 1нче цехта суны — 5 һәм 18,9 литрлы савытларга (газсыз), ә 2нчесендә 0,5 һәм 1,5 литрлы (газлы һәм газсыз) шешәләргә тутыралар.

Яңа цехта биш хезмәткәр эшли. Суны шешәләргә тутыру операторлары — Радик Зыялтдинов, Айсаф Әхмәтшин, Алмаз Галиев, Габдельян Динисламов. Цех начальнигы Рамил Әхмәтшин белдерүенчә, 2нче цехта шешәләргә “Казанчы” һәм “Алабия” сулары тутырыла. Алар минераль составлары буенча аерыла һәм су аларга төрле чыганаклардан килә. Сменасына җитештерү куәте 22 тоннага кадәр тәшкил итә. Бу конвейерны 0,5 яисә 1,5 литрлы шешәләргә яраклаштырып үзгәртеп коруга бәйле. ПЭТ шешәләр өчен преформалар Казан шәһәреннән сатып алына, конвейер да аннан алынган. Преформалардан шешәләр эшләнә, аларга минераль су тутырыла. Аннары конвейерда шешәләр бөкеләнә, этикеткалар ябыштырыла, датасы күрсәтелә. Ахырда сулы шешәләр полиэтилен упаковкаларга төрелә: 0,5 литрлы шешәләр — 12 данә, 1,5 литрлылары — 6 данә.

Су тутыру цехы хезмәткәрләре һәр процессны игътибар белән күзәтә. Бер кешенең генә дә булмавы тоткарлык тудырырга мөмкин, чөнки техника нинди генә заманча, камилләшкән булмасын, аның эшендә өзеклекләр килеп тууы ихтимал.

— Илдәге хәлләргә карамастан, цех тулы куәтенә эшли, — дип сүзен дәвам итә Рамил Фирдәвес улы. — Безнең киосклар җиде торак пунктта: Аскын, Караидел, Иске Балтач, Югары Тәтешле, Мишкә, Чернушка һәм Бөредә бар. Без, шулай ук, суны “Яктыкүл” шифаханәсенә, Уфа шәһәре даруханәләренә илтәбез, ә шушы көннәрдә Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә хәйрия ярдәме күрсәттек — 8,5 тонна минераль су илттек. Шифаханә җитәкчелеге планында — республика һәм күрше төбәкләр буенча мондый кисокларны 50-80гә җиткерү.


Алия Гыйльванова.
Аскын районы.
Читайте нас