Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йогышы белән авыруның 70 яңа очрагы теркәлгән.
Шулай итеп, 13 июньгә төбәктә авыручыларның гомум саны 4418 кеше тәшкил итә. Тәүлегенә 80 кеше савыккан. Яңа үлем очраклары юк. Актуаль мәгълүматларны Русиядә коронавирус белән көрәш буенча оперштаб китерә.
Илдә тәүлек эчендә 84 төбәктә 8 706 авыру ачыкланган. Күп кенә төбәкләрдә эпидемиологик хәл тотрыклыланды һәм авырулар саны кими бара. Пандемия чорында илдә 520 129 зарарлану очрагы ачыкланган. Тәүлек эчендә Русия буенча 114 үлем очрагы теркәлгән. Пандемия вакытында Русиядә 6 829 кеше үлгән.
Фото: pixabay.com