+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 июнь 2020, 11:27

Республикада янә 68 кешедә к-вирус ачыкланган

К-вирус инфекциясе турында соңгы яңалыклар.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йогышы белән авыруның 68 яңа очрагы теркәлгән.

Шулай итеп, 14 июньгә төбәктә авыручыларның гомум саны 4486 кеше тәшкил итә.

Илдә тәүлек эчендә 8 835 авыру ачыкланган, 5 409 кеше савыккан.

Күп кенә төбәкләрдә эпидемиологик хәл тотрыклыланган һәм авырулар саны кими бара. Пандемия чорында илдә 528 964 зарарлану очрагы ачыкланган. Тәүлек эчендә Русия буенча 119 үлем очрагы теркәлгән. Пандемия вакытында Русиядә 6 948 кеше үлгән.



Фото: barometr.kg сайтыннан.
Читайте нас