Көзен Covid-19 инфекциясенең икенче дулкыны булырга мөмкин, ди белгечләр. Аңардан исән-имин чыгу өчен бүгеннән үк әзерләнергә дә киңәш итәләр.
Ничек итеп вирусның икенче дулкынына каршы торырга соң? Иң беренче чиратта иммунитетны ныгытырга кирәк, ди эпидемиологлар һәм вирусологлар.
Галимнәр фикеренчә, җәй көне коронавирус таралу куркынычы кими, чөнки кешеләрнең иммунитеты ныгый. Бу вакытны Covid-19 йоктыру куркынычыннан саклану өчен кулланырга кирәк, дип ышана ул. Бакчада үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрне менюга күпләп кертү кирәк.
Чамасын белеп кояшта йөрү, физик күнегүләр башкару, су коену - болар барысы да сәламәтлек өчен файдалы.
Ә менә алкологоль куллану, тәмәке тарту организмның иммунитетын төшерүче нәрсәләр, ди табиблар. Таҗлы вирус, күзәтүләр күрсәтүенчә, күбесенчә җиңел һәм уртача төрдә уза, ә сәламәт кешеләр аны күпкә җиңелрәк кичерә.