+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 июнь 2020, 11:05

Нарасыйлар үлеме кайда арта?

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә төбәктә сабыйлар үлеме турында сөйләделәр.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә төбәктә сабыйлар үлеме турында сөйләделәр.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин бүгенге оператив киңәшмәдә ясаган чыгышында нарасыйлар үлеме арткан районнарны атады. Бу районнарда яңа туган балаларның үлем күрсәткече республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак.

Агымдагы елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча сабыйлар үлеме күрсәткечләренең югары булуы (1000 туган кешегә 5,3 очрак) Калтасы, Яңавыл, Әбҗәлил районнарында күзәтелә.

Шул ук вакытта, Максим Забелин билгеләп үткәнчә, 34 муниципаль берәмлектә гыйнвар, февраль, март айларында бу күрсәткеч нуль дәрәҗәсендә булган.

Фото: gorobzor.ru
Читайте нас