+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 июнь 2020, 12:10

Онкодиспансерның яңа корпусында быел җәй беренче операция башкарылачак

Быел Башкортстанда Республика онкология диспансерының хирургия корпусына янкорма төзү тәмамлана. Беренче операцияне биредә августта ук планлаштыралар. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

Быел Башкортстанда Республика онкология диспансерының хирургия корпусына янкорма төзү тәмамлана. Беренче операцияне биредә августта ук планлаштыралар. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Моннан тыш, онкодиспасер 500 миллион сумлык ике заманча линияле тизләткеч тә алачак.
Шулай ук 13 капиталь фельдшер-акушерлык пунктын төзү тәмамлана, аларның дүртесен июльдә ачарга планлаштыралар. Модульле ФАПларга килгәндә, быел алар 6 тапкыр күбрәк.
Төбәктә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының беренчел нәтиҗәләре шундый. Барлыгы бу максатларга 2020 елда 5,6 миллиард сум каралган, аларның 4,1 миллиард сумы – федераль бюджет чаралары, бер ел электән 1,6 тапкыр артык.
Республиканың медицина оешмаларына 25 берәмлек кыйммәтле җиһазлар кайтарылачак, шул исәптән биш МРТ аппараты, өч компьютер томографы, ике ангиограф, өч маммограф, 10 рентген аппараты.
“Авыл табибы” программасы буенча эш дәвам итә. Быел 17 дефицит белгечлектәге табиб һәм авыл җиренә эшкә килгән 20 табиб берәр миллион сум акча алды.
– Без сәламәтлек саклау өлкәсенә күп чаралар юнәлтәбез, бернәрсә дә кисмибез, – диде Радий Хәбиров. – Ерак районнарга медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү темасы белән яңадан шөгыльләнергә тәкъдим итәм. Коронавирус коронавирус белән, ләкин без халыкның сәламәтлеге турында гомум уйларга тиешбез.
Республика Башлыгы якындагы “Сәламәтлек сәгате”ндә Уфадагы, Стәрлетамактагы, Бәләбәйдәге һәм Белореттагы дүрт төбәк онкоүзәгенең эше турында отчет әзерләргә кушты.
– Без аларны ачыкланган онкодиагноздан соң өйгә якынрак уңайлы шартларда амбулатор дәвалау башлау өчен булдырдык, – диде Радий Хәбиров. – Бу мәсьәләдә никадәр алга киткәнебезне һәм сәламәтлек саклауның сыйфатын үстерү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк икәнен аңларга кирәк.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас