+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 июнь 2020, 15:25

Учалы дәваханәсенә санлы маммограф кайтты

Учалы үзәк шәһәр дәваханәсенең матди базасын яңарту кирәклеген баш табиб Рөстәм Латыйпов республика Башлыгы Радий Хәбировка аның районга сәфәре вакытында үткән елның апрелендә әйткән иде. Дәваханәгә республика җитәкчесе кушуы буенча Русиядә җитештерелгән 13,3 миллион сумлык санлы аппарат алынды.

“Маммо-РП” автоматлашттырылган рентгеномаммография аппараты сөт бизенең төрле патологияләрен иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә.
– Санлы маммограф хатын-кызларда сөт бизе авыруларын вакытында һәм сыйфатлы ачыкларга ярдәм итә. Бу - нәтиҗәле дәвалауның төп факторы. Моның өчен элек хатын-кызларга Уфага яисә Белоретка йөрергә туры килә иде. Маммограф тестлаштыру үтте, терапия корпусының санлы флюорография кабинетында урнаштырылды. Анда пациенткаларны тикшерү үткәрелә дә инде, – дип билгели Рөстәм Латыйпов.

Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте
Читайте нас