Башкортстанда онкологиянең иң киң таралган төре билгеле булды.
Төбәктә 2020 елның беренче биш аенда 4453 кешегә яман шеш диагнозы куелган.
Республика клиник онкология диспансерында билгеләүләренчә, быел сөт бизе яман шеше иң күп таралган. Алга таба, тире яман шеше һәм үпкә рагы килә. Еш ачыкланучылар исемлегенә шулай ук эчәк, ашказаны һәм простата бизенең яман шеше дә кергән.
Агымдагы елның өч аенда Башкортстанда яман шештән 1221 кеше вафат булган.
Фото: kp.ru