Өршәк һәм Кече Кәркәле авылларындагы яңа ФАПлар искеләре территориясендә урнашачак. Аларны урнаштыру ике атна элек башланган, әле барлык коммуникацияләр үткәрелә. ФАПлар яңа заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк: ЭКГ аппаратлары, дефибрилляторлар, инструментларны дезинфекцияләүче шкафлар, мебель.
Өршәк фельдшер-акушерлык пунктында 18 елдан артык Люция Солтангирова эшли. Югары категорияле фельдшер өч авылны хезмәтләндерә – Ает, Чишмә, Өршәк.
Кече Кәркәле фельдшер-акушерлык пунктында Җидегән авылы халкы да ярдәм ала. Иске пункт 1960 елда төзелгән. Яңа бинада 4 кабинет булачак: көтү, кабул итү, процедуралар һәм гинекология кабинетлары. ФАП мөдире Саимә Галимова 30 елдан артык хезмәт стажына ия.