– Без иң начар сценарийга әзерләндек, шуңа койка фондының зур күләмен булдыру мөһим иде. Күппрофильле дәваханәләрне икенче форматка күчерүнең дә авыр икәнен аңладык. Башка авырулар да бу вакытта туктап калмый бит. Шуңа оператив рәвештә бер урында барлык йогышлы авырулар дәваланачак яңа госпиталь төзергә карар кылдык, – дип аңлатты Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы госпитальнең кыска вакытта – 55 көндә төзелүен сөйләде. Шул ук вакытта ул дәваханәнең капиталь төзелеш булуын да ассызыклады. Диварлар калынлыгы 50 сантиметр, анда кыш – җылы, җәй салкынча булачак.
– Бу югары технологияле объект. Анда медицина җиһазлары күп. Шуңа аны коронавируска исәп белән генә төземәдек. Ул даими гамәлдәге йогышлы авырулар госпитале булачак. Тормыш күрсәтүенчә, безне алда да зур сынаулар көтәргә мөмкин. Мисал китерәм: Уфада, кызганычка каршы, иске йогышлы авырулар дәваханәсенең бүлекләре урнашкан кайбер биналар бик иске, аларга йөз елдан артык. Шуңа икенче мәсьәләне дә хәл иттек, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Елена Малышева Уфадагы йогышлы авырулар дәваханәсен “супербольница” дип атады, төбәк җитәкчелегенең медицинага һәм табибларга мөнәсәбәтенә яхшы бәя бирде.
Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Башкортстаннан үрнәк алырга кирәк, дип билгеләде.
– Моны тиражларга кирәк һәм Оборона министрлыгы да шундый мисаллар күрсәтә. Алар мондый госпитальләр төзи башлаучылардан беренчеләр исәбендә булды. Түбән Новгород төзелешне тәмамлый, Татарстан бераз башка технология буенча төзи. Бу дөрес алым – тиз, сыйфатлы һәм функциональ эшләргә, – диде министр, Башкортстандагы госпитальгә югары бәя биреп.