4730 кешенең 2182се савыккан, соңгы тәүлектә 112 кеше коронавирусны җиңгән.
Яңа үлем очраклары теркәлмәгән, барлыгы республикада коронавирус 18 якташыбызның гомерен алып китте.
Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 7790 яңа очрагы расланган, 182 кешенең үлеме теркәлгән. Бер тәүлектә илдә бу инфекциядән 9621 кеше савыккан.
Барлыгы Русиядә 561091 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән. Аларның 313963е савыккан, 7660 кеше үлгән.
Әле илдә 15,9 миллион лаборатор тикшерү үткәрелгән, соңгы тәүлектә 312 мең тест эшләнгән.
Русиядә коронавируска шик белән 310 мең кеше медицина күзәтүе астында.