+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 июнь 2020, 13:20

Эчәклектә яман шеш булса...

Билгеле табиб-онколог моның биш симптомын әйтте.

Билгеле табиб-онколог моның биш симптомын әйтте.

Мәскәүнең билгеле табиб-онкологы Иван Карасев юка эчәклектә яман шеш барлыгын ачыкларга мөмкинлек бирүче биш симптомны әйткән.

Табиб сүзләренә караганда, эчәклекнең бу бүлеге диагностика ясау өчен аеруча катлаулы.
"Күп еллар нәзек эчәклектәге яман шеш диагнозны операция вакытында гына куелды", — дип язган белгеч Инстаграм сәхифәсендә.

Карасев раславынча, авыруның төп симптомнары — күңел болгану һәм косу, эч кабарып китү, эч кату яисә эч китү, шулай ук кан белән тышка чыгу.

Табиб билгеләп үтүенчә, юка эчәклектә яман шеш куркынычы булган төркемгә эчәклекнең хроник авырулары һәм юка эчәлектә полипоз синдромнары булган кешеләр керә. Бу авыру нәселдән дә килергә мөмкин.
Авыруны профилактикалау өчен табиб-онколог кыздырылган, ысланган һәм майлы ризыкларны куллануны киметергә тәкъдим итә.

Фото:rg.ru
Читайте нас