Бүген республика дәваханәләрендә 780 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 37се авыр хәлдә, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.
Җиңел формада авыручы 1750 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 112 кеше дәваханәдән савыгып чыккан, барлыгы коронавирустан савыгып, дәваханәдән чыгучылар – 2182.
Соңгы тәүлектә 127 кеше пневмония диагнозы белән дәваханәгә салынган. Аларның барысы да коронавируска тикшерелгән. 50 кеше пневмониядән савыгып, дәваханәдән чыккан.
Бүгенге көнгә республикада коронавируска 337945 тикшерү үткәрелгән, 322524 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектә 5049 тикшерү үткәрелгән, 4895 кеше тикшерелгән.
Әйткәндәй, республикада коронавирус йоктыручылар соңгы тәүлектә янә 60 кешегә артып, 4730га җитте.