+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 июнь 2020, 10:55

Коронавирус Башкортстанда: янә 62 очрак...

Республикада коронавирус чигенә башлады, дип, әллә иртә шатландык микән? Өченче көн инфекция йоктыруның яңа очраклары – 59 булса, кичә 60 очрак теркәлде, бүген менә 62...

Республикада коронавирус чигенә башлады, дип, әллә иртә шатландык микән? Өченче көн инфекция йоктыруның яңа очраклары – 59 булса, кичә 60 очрак теркәлде, бүген менә 62...
Барлыгы Башкортсанда коронавирус йоктыручылар саны 4792гә җитте. Яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы бу авырудан республикада 18 кеше вафат булды.
4792 кешенең 2267се савыккан, соңгы тәүлектә 85 кеше инфекцияне җиңгән.
Русиядә бер тәүлектә коронавирус йоктыруның 7972 яңа очрагы теркәлгән, 181 кеше үлгән, 10443 кеше терелгән.
Русиядә барлыгы 569063 кешедә инфекция расланды, аларның 324406сы савыкты. 7841 кеше вафат булды.
Бүгенге көнгә ил төбәкләрендә 16,3 тикшерү үткәрелгән, соңгы тәүлектә генә 330 мең тест эшләнгән.
Илдә коронавируска шик белән 310 меңнән артык кеше медицина күзәтүе астында тора.
Төшенкелеккә бирелмик, инфекциянең, яз айларындагы кебек, көн саен бик күп кешедә ачыкланмавы барыбер сөендерә. Күп нәрсә үзебездән тора бит – гигиена, дезинфекция, санитария, дистанция, режим таләпләрен үтик һәм инфекциянең чигенми чарасы калмас!
Фото: pixabay.com
Читайте нас