— Вакытында күрелгән ашыгыч ярдәм чаралары һәм уңышлы операция нәтиҗәсендә егет исән калды һәм дәваханәдән савыгып чыкты. Әле булса, урамда очратканда үзе дә, әнисе дә рәхмәт әйтеп, кулымны кысып китәләр, — ди әлеге очракны хәтергә төшереп һәм бу тарихның уңышлы тәмамлануыннан канәгать елмаеп Ринат Гыйльметдин улы. Баксаң, аның кырык елга якын табиблык дәверендә бүген дә телгә алып сөйләрлек мондый катлаулы очраклар йөзләр-меңнәр белән исәпләнә. Һәм, шөкер, аларның күпчелегеннән Ринат Ишмөхәммәтов җиңүче булып чыккан. Табиблык та Ринат Гыйльметдин улына Ходай тарафыннан бирелгән сәләт һәм Җирдә башкарырга кушылган бурыч дип әйтергә мөмкиндер, чөнки аңа кадәр төбәктә зур абруйлы Ишмөхәммәтовлар династиясендә үзен бу һөнәргә багышлаган бер кеше дә булмый.
— Мин чын-чыннан интеллигентлар гаиләсендә туып үстем. Әтиебез, Бөек Ватан сугышы ветераны, “Кызыл йолдыз” ордены, бик күп медальләр кавалеры Гыйльметдин Хөбетдин улы бик булдыклы һәм белемле кеше иде. Ул Федоровка сөт заводын оештырып, озак еллар аның директоры булды. Әниебез Фирдәвес Гаяз кызы бар гомерен мәктәптә балалар укытуга багышлады. Искиткеч тыйнак һәм акыллы, бала күңелле кеше иде. Менә шушы гаиләдә без биш бала — Люция апам, Радик, Рәшит абыйларым, Рәфис энем һәм мин канат ныгыттык. Әти-әниебез безне һәрдаим хезмәт тәрбиясе белән үстереп, барыбызга да югары белем бирде. Люция апам, әнием юлыннан китеп, бар гомерен укыту эшчәнлегенә багышлады. Бүген инде хаклы ялда. Радик абыем агроном-галим, озак еллар дәвамында Федоровка районын үрнәкле итеп җитәкләде. Рәшит абыем әтием юлыннан китте, тәүдә хәрби хезмәттә булды, аннары 90нчы елларда бизнес белән шөгыльләнде. Ни аяныч, гомере бик иртә фаҗигале өзелде, югыйсә, бүген уңышлы эшкуар яки предприятие җитәкчесе булып та танылган булыр иде. Рәфис энебез Федоровка районының Мәшгульлек хезмәтен җитәкли. Минем табиб һөнәрен сайлавымда исә Коралачык авылында гомер буе фельдшер булып эшләгән Фирүзә апаның йогынтысы булгандыр дип уйлыйм. Ул безгә туган апа, һәм мин аның җитезлегенә, кешеләргә нинди хәл-шартларда да ярдәм итәргә ашыгуына һәрвакыт соклана, үзем дә аңа охшарга тырыша идем. Һәм, әлбәттә инде, изгелек орлыкларын гаиләдә әти-әниебез дә һәрберебезнең күңеленә җитәрлек салдылар. Бәлки шуңа да, табиб бул, дип өзеп кенә әйтмәсәләр дә, әлеге һөнәрне сайларга ниятләвемне әйткәч, шатланып риза булдылар, — ди юл башын искә төшереп Ринат Гыйльметдин улы.
Шулай итеп, 1977 елда район үзәге Федоровкада урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Ринат Ишмөхәммәтов тәүдә Башкорт дәүләт медицина институтының әзерлек факультетына, аннары имтиханнарны уңышлы тапшырып, педиатрия факультетына укырга керә. 1984 елда исә уку йорты үз тарихында беренче тапкыр 20 балалар хирургын әзерләп чыгара. Алар арасында Ринат Гыйльметдин улы да була.
Тәүге елда интернатураны яшь белгеч Стәрлетамак шәһәр дәваханәсендә үтә. Бер елдан соң юллама буенча Чакмагыш район дәваханәсенә эшкә китәргә тиешле өметле яшь белгечне, әлбәттә, Стәрлетамак дәваханәсе җитәкчелеге дә үзләрендә калдыру әмәлен эзли, фатирын да, башкасын да тәкъдим итәләр. Әмма әти-әни тәрбиясе бу очракта да Ринат Гыйльметдин улы өчен өстенлеклерәк булып чыга. Эш шунда: бу чорда бик күп районнар кебек үк, аның туган төбәге Федоровка халкы да балалар хирургына мохтаҗлык кичерә. Газиз якташларың ярдәмгә мохтаҗ чакта, ничек аларны калдырып башка төбәккә китәргә мөмкин, фатир түгел, алтын вәгъдә итмәгәйләре. Һәм Ринат Ишмөхәммәтов туган районына кайтып, 1985 елның 29 августында Федоровка үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә үзаллы табиб буларак эш башлый. Озак та үтми, 1988 елда остазы Бәшир Хәбибуллиннан һөнәрнең барлык нечкәлекләрен үзләштергән белгечне хирургия бүлеге мөдире итеп тәгаенлиләр. Шулай итеп, дәваханәдәге иң җаваплы бүлекләрнең берсенә җитәкчелек итә башлавына да инде бүген утыз елдан артык вакыт үтеп киткән.
— Ул вакытта район дәваханәсендә җәмгысы 220 койка-урын булса, шуларның 50се хирургия бүлегендә иде. Дөресен әйткәндә, районга кайтканнан бирле мин шушында яшим дисәм дә, һич арттыру булмастыр. Чөнки бик сирәк эләккән ялларда да кәрәзле телефоннар булмаган чорда да, тәүдә милиция радары, аннары радиотелефон һәрвакыт үзем белән булды. Ашыгыч операция таләп ителгәндә, алар аша чакыртып, тиз арада килеп җитә идем. Шул рәвешле узган кырык елга якын вакыт эчендә минем тарафтан һәм минем катнашлыкта үткәрелгән операцияләр дистә меңнәр белән исәпләнә дип ышанычлы әйтә алам. Шөкер, аларның күпчелегендә авырулар савыгып, аякка басты, — ди Ринат Гыйльметдин улы.
Әйтергә кирәк, бу җәһәттән илнең һәм республиканың сәламәтлек саклау тармагында соңгы елларда барган мөһим үзгәрешләр, матди-техник базаны ныгыту һәм, әлбәттә, Федоровка районы дәваханәсе җитәкчелеге һәм коллективының, шәхсән Ринат Ишмөхәммәтовның да фидакарь тырышлыгы, үз өстендә даими эшләве нәтиҗәсендә, бүген биредә иң катлаулы операцияләр дә үзләштерелгән. Бу уңайдан заманында балалар хирургы булып эш башлаган Ринат Ишмөхәммәтов бүген инде укып һәм тиешле сертификатлар алып, районда иң тәҗрибәле травматолог-ортопед, ФГС үткәрүче һәм эндоскопист, гинекология операцияләрен башкаручы буларак та танылган. Шунлыктан бүген 12 кеше эшләгән ул җитәкләгән хирургия бүлегендә елына 500ләп кеше дәваланып, аларның 300дән артыгына төрле катлаулылыктагы операцияләр ясала икән, аларның зур өлеше Ринат Ишмөхәммәтовның оста куллары белән башкарылуы аңлашыла торгандыр.
— Якын чорда операцияләрне эндоскопик ысул белән дә ясый башлаячакбыз. Әлеге көндә мин эндохирург белгечлеге буенча укып йөрим. Федоровка үзәк район дәваханәсенең яңа җитәкчелегенә рәхмәт: баш табиб Рөстәм Әхтәмъянов эшкә килү белән медицина учреждениесенең матди-техник базасын яңартуны, ныгытуны хәстәрли башлады. Шул рәвешле якын арада бүлеккә эндоскопик ысул белән операцияләр эшләү аппараты кайтырга тиеш. Аны нәтиҗәле эшкә кушып, без дә ачык операцияләр эшләүдән мөмкин кадәр читләшә алырбыз һәм Федоровка төбәге халкы тагы да сыйфатлырак һәм уңайлырак медицина ярдәме ала башлар, Уфага йөрү мәшәкатьләреннән арыныр дип ышанам, — ди киләчәккә эш планнары белән уртаклашып, Ринат Гыйльметдин улы.
Федоровка үзәк район дәваханәсенең гамәлдәге җитәкчелеген зур хөрмәт белән телгә алган кебек, остазлары: Башкорт дәүләт медицина институтының онкология кафедрасы мөдире Николай Никовка, Салават шәһәр дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире Николай Трутневка, шушы ук дәваханә травматологы Александр Пушкога, күренекле якташы, медицина фәннәре докторы Хәмзә Әбдрәшитовка да чиксез рәхмәтле Ринат Ишмөхәммәтов.
— Тармакта дүрт дистә елга якын фидакарь хезмәт салып, “Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы”, “Башкортстанның атказанган табибы” исемнәренә лаек булганмын икән, бу уңышларда бергә эшләгән коллегаларымнан тыш, әлеге остазларымның да мөһим өлеше бар дип уйлыйм, — ди һәрвакыттагыча тыйнаклык саклап Ринат Ишмөхәммәтов.
Ни аяныч, ничәмә меңләгән кешеләрнең гомерен үлем тырнагыннан саклап калган табиб гаиләсен дә әлеге афәт урап үтмәгән. Өч улларына гомер биреп, аларны олы тормыш юлына чыгарып, бүген инде аларның шатлык-куанычларына төренеп яшәр вакытта өч ел элек Минзәләсе авыр чирдән дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчкән. Аяк астында җир убылган әлеге коточкыч авыр мизгелдә Минзәләнең дәвамчылары булган уллары Руслан, Динислам, Илнур, яраткан оныклары, якын туганнары һәм, әлбәттә, яраткан эше генә Ринат Гыйльметдин улына үз-үзен кулга алып, бу тирән кайгыны үткәреп җибәрергә көч биргән. Шөкер, балалары аны куанычлары белән генә сөендереп тора. Югары белем алып, “Башнефть” системасында эшләүче өлкән улы Руслан гаиләле, ике онык бүләк иткән. Авиация университетын тәмамлаган уртанчы улы Динислам да Казанда it-технологияләр өлкәсендә уңышлы эшләп йөри. Кече улы Илнур исә быел Казан федераль университетын тәмамлап, укуын биология өлкәсендә аспирантурада дәвам итәргә ниятли.
Әйткәндәй, узган елда Ринат Ишмөхәммәтовның шәхси тормышында да истәлекле вакыйга булган. Балалары һәм якыннарының фатыйхасын алып, ул үзе белән бергә дәваханәдә анестезиолог булып эшләүче Дарья Андреевна белән чәчләрен-чәчкә бәйләгән. Бүген инде алар гаиләсендә, дөньяларын ямьләп, кечкенә Искәндәр уллары да үсеп килә.
Кешеләргә фәкать игелек кылып яшәүче һәм эшләүче, аларның сәламәтлек сагында торучы Ринат Гыйльметдин улын 60 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан тәбрик итеп, аның үзенә дә корычтай сәламәтлек һәм алдагы тормышының фәкать якты көннәрдән генә торуын телисе килә! Бу безнең генә түгел, бөтен Федоровка төбәге халкының, Сез дәвалап аякка бастырган күпсанлы пациентларыгызның да ихлас һәм бердәм теләге!