+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 июнь 2020, 09:25

Соклангыч та алар, батыр да...

Республиканың медицина тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен зур казанышлар һәм мөһим төзелешләр белән каршы ала.

Республиканың медицина тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен зур казанышлар һәм мөһим төзелешләр белән каршы ала.
Медицина хезмәткәрләре көне июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Быел республика Башлыгы Радий Хәбиров һөнәри бәйрәмне республикада яхшы әзерлек белән 26 июньдә лаеклы дәрәҗәдә бәйрәм итәргә тәкъдим итте, аларга шәхсән рәхмәт әйтәсе килүен белдерде. Коронавирус таралу шартларында бу һөнәр ияләре кешеләр гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәштә чын батырлык үрнәге күрсәтә.
Кызганычка каршы, республикада коронавирус таралу әле һаман туктамый. Йогышлы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре көнозыны махсус костюмнарда йөри, җиңел булмаган шартларда эшли. Күп табиблар тиз арада инфекционист һөнәрен дә үзләштерде.
Медицина хезмәткәре – дөньяда иң соклангыч, ихтирамга лаек, батырлык, сабырлык, зур осталык, сәләт таләп итүче һөнәрләрнең берсе. Быел бөтен дөньяда бу һөнәр ияләре аның шулай булуын янә бер тапкыр исбат итте.
Табиб – гади һөнәр түгел, ул – миссия, һәркем булдыра алмый торган зур җаваплылык. Кешеләр табибларга үзләренең иң кыйммәтле нәрсәсен – гомерен, сәламәтлеген ышанып тапшыра.
Медицина өлкәсенең тармаклары күп. Кешенең күпме органы бар, медицинада шулкадәр белгечлек бар. Аларның һәркайсы соклануга лаек. Табиб һөнәренә уку – иң авыр белем алуның берсе булып санала. Шуңа бары тик бик акыллы, белемле кеше генә табиб була ала. Башкача мөмкин түгел, чөнки табибның хаталанырга хакы юк. Мәсәлән, хирург һөнәре. Ул сәгатьләр буе кымшанмыйча басып торып, искиткеч катлаулы операцияләр ясый. Бу вакытта аның кулы бер миллиметрга да калтырап китәргә тиеш түгел! Ә быел күп хирурглар коронавирус таралу аркасында тын алырга авыр булган, бөтен җире ябык кос­тюмнарда операцияләр ясады...
Санитарлар, шәфкать туташлары, табиблар... Һәркайсының үз бурычы. Аеруча быел алар үзләренең осталыгын да, батырлыгын да күрсәтте. Геройларның безнең арабызда икәненә төшендек.
Заман үзгәреп тора, кайбер һө­нәрләр юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Ә медицина хезмәткәре һөнәре беркайчан да юкка чыга торган түгел. Ул иң борынгы һөнәрләрнең берсе.
Сәламәтлек саклау – күпләр уйлаганча, авыруларны дәвалау гына түгел, төрле чирләрне кисәтү дә. Табибларсыз, медицина тикшерүе үтмичә, без сәламәтлек торышы хакында белмәс тә идек.
Әйтергә кирәк, ак халатлылар үзләре һөнәри бәйрәмнәрен бик ярата! Шуңа шәфкатьле хезмәт ияләренә җылы сүзләрегезне, рәхмәтегезне кызганмагыз. Ышаныгыз, нәкъ үзләренең бәйрәмнәрендә алар кешеләргә кирәклеген ныграк аңлый, горурлык хисе кичерә. Чынлап та, горурланмаслык, сокланмаслык түгел бит аларның һөнәрләре: дөньяга беренче тапкыр аваз салучы кеше нәкъ ак халатлылар кулына эләгә һәм гомер буе табиблар аның сәламәтлек сагында тора. Медицинада һөнәреңне яратмыйча эшләп булмый. Медиклар һәрвакыт җәм­гыятьнең иң ихтирамлы кешеләре булып кала. Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме безгә аларга тагын бер тапкыр ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерергә мөмкинлек бирә. Шуны онытмагыз, дуслар!
Ләйсән ЯКУПОВА.
Читайте нас