+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 июнь 2020, 09:25

“Түземсезлек белән көтәбез!”

Чакмагышлылар яңа поликлиника төзелүенә ихлас шат.

Чакмагышлылар яңа поликлиника төзелүенә ихлас шат.
Чакмагыш район үзәгенә килгән кеше шуңа игътибар итә: биредә берничә урында төзелеш эшләре башланган. Куәтле техника эшли, туфрак, балчык катламы алынып, тау-тау итеп өеп куелган. Каска һәм махсус жилетлар кигән төзүчеләр күзгә чалына. Бу үзе үк шатлык хисләре уята: төзелеш кайный икән, димәк, тормыш алга бара.
Район халкы аеруча көтеп алган объектларның берсе – ул, әлбәттә инде, яңа поликлиника. Ник дигәндә, 1974 елда төзелгән элекке бина заман таләпләренә җавап бирми башлаган иде. Ләкин аны куллану дәвам итәчәк: ул яңасының икенче катына җылы коридор белән тоташачак. Яңа поликлиникада рентгенодиагностика бүлеге, балалар консультациясе, янгын посты, эндоскопия (гастроскопия, колоноскопия) бүлеге, хирургия, хатын-кызлар консультациясе, эндокринология һәм офтальмология кабинетлары, клиник-диагностик лаборатория, административ-хуҗалык бүлмәләре урнашачак.
Коронавирус шартларында сәламәтлек саклау учреж­дение­ләренең кирәклеге аеруча нык сизелде. Чакмагыш авылы үзәгендәге поликлиникада да бүгенге көндә температуралы, томау билгеләре булган пациентлар аерым ишектән кабул ителә. Килүче пациентлар эчкә социаль дистанция саклап кына үтә.
Яңа поликлиника көненә 250 пациент кабул итәргә сәләтле булачак. Изге Рамазан ае башланганда старт алган төзелеш кызу темплар белән җәелдерелгән. Инде нигез блокларын тезә башлаганнар. Проект буенча, бина өч катлы булыр дип күзал­лана. Объектның гомум бәясе – төзелеш-монтаж эшләре һәм кирәкле җиһазлар сатып алу белән бергә, якынча 400 миллион сум.
Бинаны “Корунд” җаваплы­лыгы чикләнгән җәмгыяте төзи, финанслауга бюджет акчалары җәлеп ителгән, һәм әлеге эш “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла. Поликли­никаның гомум мәйданы 4900,1 квадрат метр тәшкил итәргә тиеш. Төзелеш эшләре ике ел барачак дип көтелә. Яңа поликлиника үз ишек­ләрен 2021 ел азагында ачар, дип күзаллана.
Без, төзелештә булып, төзүчеләрнең һәм поликлиникага килүчеләрнең фикер­ләрен белештек.
Экскаваторчы Фларит Гарифуллин болай диде: “Халык бу төзе­лешне озак көтте. Ниһаять, чакмагышлыларның хыялы тормышка ашачак – төзелеш башланды. Үземнең бу ки­рәкле эштә катнашым булуына горурланам. Эш яхшы оештырылган, объектта тулы тәртип, һәркем үз урынында. Төзүчеләр арасында яшьләр шактый булуы куаныч­лы, димәк, безгә алмашка яшьләр үсеп килә”.
Кашкар авылыннан поликлиникага килгән Фәйрүзә һәм Мәсгуть Зыязетдиновлар, Рида Зиннәтуллина, Фәйрүзә Гәрәева исә болай диделәр: “Бу поликлиника өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, бигрәк тә балалар өчен кирәк. Ансыз яшәп булмый бит. Авырсаң, йөгереп, шушында киләсең. Белешмәләр алу, анализлар бирү өчен дә поликлиника ишеген кагасың. Балалар үскәндә табиб күзәтүе аеруча нык кирәк. Безнең авылда фельдшер-акушерлык пункты бар. Әмма махсус белгечләр консультациясен бары тик район үзәгендә алып була, Уфага юлламаны да алар бирә. Бәләкәй авыллардан килүче­ләр өчен поликлиникада уңайлы шартлар булу бик мөһим бит: иртән – килеп, аннан авылга кайтып өлгерергә дә кирәк. Белгечләр, лабора­торияләр бер бинада булса, җайлы булыр иде. Бу төзе­лешне кузгатучы кешеләргә бик рәхмәтлебез, игелек күрсеннәр”.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Чакмагыш районы.
Читайте нас