+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 июнь 2020, 09:05

Җиңәбез болай булгач!

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 22 июньгә булган мәгълүматлары буенча, республикада коронавирус инфекциясе белән авырган 4 959 кеше исәпләнә.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 22 июньгә булган мәгълүматлары буенча, республикада коронавирус инфекциясе белән авырган 4 959 кеше исәпләнә.

Тәүлек эчендә алар 53 кешегә арткан. Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, COVID-19 авырулар санының үсеше 1 процент тәшкил иткән. Төбәктә авыру таралу коэффициенты 0,9га тигез.

Аның сүзләре буенча, авыруларның күбесе — урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр. Бүгенге көндә төбәктә 782 кеше стационар шартларында дәвалана, шуларның 620се — канәгатьләнерлек хәлдә, 127се — уртача авыр хәлдә, 35е — авыр хәлдә.

Яңа инфекцион дәваханәдә 69 кеше исәпләнә, 15 кеше аннан чыгарылган. Авыру башланган чордан алып 2 385 кеше дәваханәләрдән савыгып чыккан.

Дәваханәдән тыш пневмония белән авыручы пациентлар саны арту күзәтелә, тәүлек эчендә үсеш 68 кеше тәшкил иткән.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас