+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 июнь 2020, 12:25

Коронавирус республикада: соңгы күрсәткечләр

Республикада коронавирус белән авыручыларның 25е - авыр хәлдә, 10 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Республикада коронавирус белән авыручыларның 25е - авыр хәлдә, 10 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Барлыгы әле Башкортстанда 782 кеше, яңа коронавирус инфекциясе белән авырып, дәваханәдә ята. 1774 кеше амбулатор дәвалана.
Үткән тәүлектә 4 кеше коронавирустан савыгып, дәваханәдән чыкты. Барлыгы савыгучылар саны – 2385.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан үлем очраклары теркәлмәгән. Инфекция барлыгы 18 якташыбызның гомерен алып китте.
Бер тәүлектә 12 кеше пневмония диагнозы белән госпитализацияләнгән. Алар барысы да коронавируска тикшерелгән. 15 кеше пневмониядән савыгып, дәваханәдән чыккан.
Бүгенге көнгә республикада 356134 тикшерү үткәрелгән, 340121 кеше коронавируска тикшерелгән.
Соңгы тәүлектә Башкортстанда 4304 тикшерү ясалган, тикшерелүче кешеләр саны - 4111.
Соңгы тәүлектә коронавирус йоктыру очраклары янә 53кә артып, республикада бу инфекция белән авыручылар саны 4959га җитте.
Фото: pixabay.com
Читайте нас