+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 июнь 2020, 10:30

14 үсмер агуланган...

Башкортстанда гыйнвар-май айларында 62 кеше алкоголь белән агуланудан вафат булган.

Башкортстанда гыйнвар-май айларында 62 кеше алкоголь белән агуланудан вафат булган.

Шул сәбәпле үлем күрсәткече 100 мең кешегә 1,5 очрак тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үлүчеләр саны ике тапкыр диярлек кимегән, дип хәбәр иттеләр "Роспотребнадзор"ның төбәк идарәсендә.

"Спиртлы продукция белән агуланудан үлүчеләр Уфада (18 очрак), Стәрлетамакта (4), Ишембайда (2), Агыйдел, Баймак, Белорет, Бөре, Күмертау, Нефтекама, Салават, Туймазы, Учалы шәһәрләрендә (1әр очрак); Иглин (6), Уфа районы (5), Әбҗәлил, Бакалы районнарында (2) теркәлгән.

Биш ай эчендә республикада 14 бала алкоголь белән агуланган. Өстәвенә, коточкыч очрак та теркәлгән: бу статистикага бер яшьлек бала да кергән. Әлеге хәлләр Уфа, Стәрлетамак, Дүртөйле һәм Уфа районнарында булган.

Барыннан да ешрак
"яшел елан" белән Дүртөйле шәһәре, Стәрлетамак шәһәре һәм районында яшәүчеләр агулана (күрсәткеч республика дәрәҗәсеннән 3,5 тапкыр югарырак). Арытаба Бәләбәй, Туймазы шәһәрләре, Тәтешле, Бишбүләк, Уфа, Дүртөйле районнары (2,5 тапкырдан югарырак) килә. Антирейтингны Агыйдел, Уфа шәһәрләре, Авыргазы, Туймазы, Шаран районнары (1,4 тапкыр) йомгаклый.

Фото: alcoslave.ru
Читайте нас