Яңавыл районының берьюлы алты торак пунктында бу көннәрдә модульле фельдшер-акушерлык пунктларын монтажлау эшләре тәмамлана. Асаудыбаш, Вояды, Ишбулды, Сандугач, Атлыгач, Игровка авыллары кешеләрен урындагы фельдшерлар тиздән заманча ФАПларда кабул итәчәк. “Профметалл” җәмгыяте подрядчысы билгеләнгән вакытта эшен тәмамларга өлгерә.
Барлык ФАПлар да медицина кадрлары белән тәэмин ителгән. Иң яшь белгеч – “Авыл фельдшер” программасында катнашучы Айнур Кадыйров. Ул 2016 елдан Асаудыбаш авылы халкы сәламәтлеге сагында тора. Бу авылдагы ФАП Сибәде торак пунктын да хезмәтләндерә, анда 294 кеше яши.
Ишбулды фельдшеры Эльза Сәхәбетдинова 90нчы еллардан башлап эшли. Тәҗрибәле хезмәткәр түземсезлек белән яңа пункт ачылуын көтә. Бу авылда 186 кеше беренчел медицина ярдәме ала.
Атлыгач ФАПы хезмәткәрләре бу авыл халкына гына түгел, Новотроицк авылындагы 310 кешегә дә ярдәм күрсәтә.
Игровка ФАПы Никольск һәм Игровка халкын – 160 кешене хезмәтләндерә.
Сандугач, Нөркән, Яңа Кирге һәм Әрлән авылында яшәүчеләр Сандугачтагы модулле ФАПта ярдәм алачак.
Вояды фельдшер-акушерлык пунктында Чангакүл кешеләре дә ярдәм ала, бу ФАПта барлыгы 307 кеше хезмәтләндерелә.
60-70нче елларда төзелгән ФАПлар авария хәлендә, искергән. Яңалары халыкка опреатив һәм сыйфатлы медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте