Бүген Ярмәкәй районында медицина хезмәткәрләрен тәбриклиләр. Тантана башланыр алдыннан яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Суккул авылы хакимиятенә караган, Богородский авылындагы яңа ФАП халык соравы буенча төзелде. 2018 елның декабрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров Ярмәкәй районына эш сәфәре вакытында кешеләр белән очрашканда бу мәсьәлә дә күтәрелгән иде. Республика җитәкчесе авыл кешеләренә ярдәм итәргә вәгъдә биргән иде. Бүген бу вәгъдә үтәлде.
Яңа бинада дүрт кабинет: көтү, пациентларны кабул итү, процедуралар һәм гинекология кабинетлары.
Кирпечтән төзелгән 64 квадрат метрлы бина шәхси эшкуар Альфред Минзакиров җитәкчелегендә җиде ай эчендә күтәрелгән. Контракт бәясе 2,9 миллион сум тәшкил иткән.
Биредә 26 ел эшләүче фельдшер Альбина Әлмөхәммәтова әйтүенчә, яңа ФАП өч авылны хезмәтләндерәчәк: Богородский, Михайловка, Князевка. Барлыгы 128 кеше, аларның 11е - балалар. Авыл халкы бу вакыйгага чиксез шат. ФАП заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.