+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 июнь 2020, 10:50

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар – 5121

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 53кә артты һәм 5121гә җитте.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 53кә артты һәм 5121гә җитте.
Әле республикада коронавирус белән 2460 кеше авырый. 2643 кеше савыккан.
Соңгы тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы 18 якташыбыз бу инфекциядән вафат булды.
Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 7113 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы инфекция йоктыручылар саны – 613994. Илдә коронавирустан 8605 кеше үлде. Соңгы тәүлектә 92 кеше вафат булды.
Соңгы тәүлектә 6342 кеше савыгып, дәваханәдән чыккан. Барлыгы илдә 375164 кеше инфекцияне җиңгән.
“Роспотребнадзор” күрсәткечләре буенча, Русиядә коронавируска 18,1 миллион лаборатор тикшерү үткәрелгән.
Фото: pixabay.com
Читайте нас