+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 июнь 2020, 16:35

Иске Турбаслда яңа ФАП ачылды

Бүген Уфаның Орджоникидзе районы Иске Турбаслы авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы үтте. Яңа ФАПта халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар бар.

Бүген Уфаның Орджоникидзе районы Иске Турбаслы авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы үтте. Яңа ФАПта халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар бар.
Чарада Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, Башкортстан Башлыгының җәмәгате Каринэ Хәбирова, “Башнефть” компаниясе вице-президенты, аппарат җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Эльвира Вышенская һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Төзелешкә һәм җиһазлауга чараларны Башкортстан белән “Роснефть” арасындагы килешү кысаларында “Башнефть” компаниясе бүлгән.
Медицина учреждениесе Уфаның 18нче шәһәр клиник дәвханәсенә беркетелгән һәм поселокта яшәүче 2 меңнән артык кешене хезмәтләндерүгә тәгаенләнгән.
Фельдшер-акушерлык пунктында пациентларны кабул итү өчен барлык шартлар тудырылган, прививка ясау, процедуралар, кабинетлар, хуҗалык блогы, даруханә киоскы, персонал бүлмәсе, гардероб бар. Пункт барлык кирәкле мебель, медицина әйберләре белән җиһазланган. Республика медицина мәгълүмат системасына чыгу җайланган.
ФАПта беренчел медицина-санитария, кичекмәс һәм акушерлык-гинекология ярдәме күрсәтеләчәк, анализлар алыначак. График буенча тар белгечләр дә кабул итәчәк.
– Фельдшер-акушерлык пункты бик кыска вакытта, яхшы сыйфатлы итеп төзелде. Төзү хакында карар кабул иткәндә без фельдшерның кайда яшәячәген дә уйлап, аңа йорт салдык. Моннан тыш, өч урамда яктылык тергездек, киләчәктә төзекләндерү эше дәвам ителәчәк. Бу тәҗрибәне тиражларга кирәк дип уйлыйм. “Башнефть” компаниясенә рәхмәтлемен, – диде Өлфәт Мостафин һәм шәһәр хакимияте исеменнән компьютер техникасы алырга сертификат бүләк итте, иганәчеләргә һәм төзүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
Фельдшер-акушерлык пункты фельдшер өчен йортның да бер комплекста төзелүе белән әһәмиятле. Йорт барлык кирәкле мебель белән җиһазланган. Фельдшер Гүзәл Маннапова анда гаиләсе – иптәше Вадим һәм кызлары Ангелина, Лилиана белән яши.
Чара ахырында Каринэ Хәбирова һәм Өлфәт Мостафин өй туйлаучыларга бүләкләр тапшырды.
Фото: Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте
Читайте нас