+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 июнь 2020, 16:10

“Ак халатлы чын геройлар сез!”

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин бүген Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин бүген Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.
- Бүген Медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итү уңаеннан без масштаблы акция үткәрәбез. Тәүлек әйләнәсенә пациентларның сәламәтлеге һәм гомере өчен үзләрен аямыйча көрәшүче ак халатлы чын геройларны тәбриклибез, – диде министр. – Барлык табиблар да – геройлар, мин моны тулы ышаныч белән әйтә алам. Сез һәрвакыт кешеләрнең сәламәтлек сагында, эштә янасыз.
70 медицина хезмәткәре Русия Федерациясенең югары бүләкләре – “Сәламәтлек саклау отличнигы” билгеләре һәм Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотлары белән бүләкләнде.
25 медицина хезмәткәре Русия Федерациясенең Дәүләт думасы, Федераль җыелышның Федерация Советы, Башкортстаның Дәүләт җыелышы – Корылтай бүләкләре белән билгеләнде.
70 медицина хезмәткәре “Башкортстанның атказанган табибы”, “Башкортстанның атказанган медицина хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.
30 волонтер Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Читайте нас