+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 июнь 2020, 06:10

Бүген Уфада медицина хезмәткәрләре парады уза!

Уфада Медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чаралары үтә.

Уфада Медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чаралары үтә.
Медицина хезмәткәрләре парадын туры эфирда дүрт телеканал күрсәтәчәк: БСТ, “Башкортстан 24”, “Вся Уфа”, ЮТВ. Ул 15 сәгатьтә башлана. Бу вакытта Уфада Зәки Вәлиди урамы ябылган булачак.
Бүген 13 сәгатьтән берничә мәйданчыкта медицина хезмәткәрләренә дәүләт һәм республика бүләкләре тапшыру тантаналары үтәчәк: опера һәм балет театрында, Дәүләт җыелышы-Корылтай залында, “Башкортостан” дәүләт концерт залында, Яшьләр театрында, Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында.
Бәйрәмгә багышланган марафонны БСТ һәм “Башкортстан 24” телеканаллары 12 сәгатьтән башлап күрсәтә.
Фото: ufa.bezformata.com
Читайте нас