+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 июнь 2020, 05:15

Чыдамлыкка имтихан

Табиблар коронавируска каршы көрәшнең алгы сызыгында чын фидакарьлек күрсәтә.

Табиблар коронавируска каршы көрәшнең алгы сызыгында чын фидакарьлек күрсәтә.

Илеш районы хакимияте сәламәтлек саклау өлкәсен заман таләпләренә яраклаштыру, аның сыйфатын күтәрү өчен матди базаны ныгытуга, кадрлар белән тәэмин итүгә җитди игътибар бирә. Утыз меңнән артык кеше яшәүче бу төбәктә үзәк дәваханә, авылларда дүрт табиблык амбулаториясе, 58 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) бар. Шуларда барлыгы 560 медицина хезмәткәре эшли.


Билгеле булуынча, сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программалары кабул ителде, шул исәптән федераль “Сәламәтлек саклау”, “Демография” гомумдәүләт проектлары һәм “2015-20” елларда Башкортстанда сәла­мәтлек саклауны үстерү” дип аталганнары бар. Тагын бер программа — “Авыл табибы” авыл районнарын белгечләр белән тәэмин итүгә юнәл­телгән. Шуңа нигезләнеп, мәсәлән, район дәваханәсе кадрлар проблемасын уңай хәл итеп килә. Ягъни мондый тәҗрибә Илеш районында бик уңай нәтиҗә бирде. Югары уку йортларына кереп белгечлек алган яшьләрнең туган төбәкләренә кайтуы аеруча сөендерә. Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле районга барлыгы кырыктан артык табиб кайткан.
— Безнең учреждениенең төп бурычы — беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү — поликлиника шартларында авыруларны ачыклау, дәвалау, кисәтү, кискен һәм хроник авыруларны стационар дәвалау, хирургия һәм травматология патологиясе, акушер-гинекология ярдәме, балаларга медицина ярдәме күрсәтү, вакцинопрофилактика, стоматология һәм башкалар. Медицина ярдәмен сыйфатлы күрсәтү өчен бездә кадрлар да, кирәкле дәвалау-диагностика җиһазлары да җитәрлек, — ди Югары Яркәй үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Хәлил кызы Гатауллина.
Соңгы чорда дәвалау учреж­дениеләрнең матди-техник базасын ныгыту эшләре аеруча нәтиҗәле алып барыла. 2019 елда республика бюджеты исәбенә Җәйләү авылында модульле ФАП төзелде. 2019 ел дәвамында Илеш районының ерак авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген һәм сыйфатын яхшырту максатларында “Бердәм Русия” партиясенең, “Эшлекле гамәлләр”, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программалары буенча һәм муниципаль бюджет исәбенә Исәмәт, Иске Татыш, Краснояр, Югары Череккүл, Октябрь, Игмәт, Буралы, Сүлте, Яңа Нәдер, Сәеткул ФАПларына капиталь ремонт үткәрелде. Ремонт авыл биләмәләре, халык һәм үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән башкарылды. Район хакимияте тарафыннан бу эш 2020 елда да дәвам иттерелде. Әйтик, апрель-май айларында капиталь ремонттан соң Тыпый, Теләпән, Сеңрән авыллары ФАПлары ачылды.
— COVID-19 берничә ай эчендә безнең тормышны тамырдан үзгәртте, — ди участок терапевты Илфат Билалов. — Мартның өченче ун­көнле­геннән район үзәк дәваханәсе югары әзерлек шартларында эшли. Полик­линиканың эш режимы үзгәрде. Ташламалы дару препаратларына рецептлар, белешмәләр бирү, эшкә яраксызлык кәгазьләрен читтән торып рәсмиләштерү кертелде. Тәүлек буе эшләүче стационар кичектергесез авырулы пациентларны дәвалау буенча эшли. COVID-19 диагнозлы пациентлар өчен йогышлы авырулар бүлеге базасында 15 койкалы госпиталь эшли. Андый пациент белән аралашканнар өчен Андреевка табиблык амбулаториясе базасында 20 койкага изолятор ачылды. Тиешле дарулар һәм препаратлар, җиһазлар белән тәэмин итүдә тоткарлыклар юк, — ди Илфат Тимерзаһит улы.
— Бу чорда район хакимияте, оешма, учреждение һәм предприятиеләр, эшмәкәрләр үзәк дәваханәгә, медикларга ярдәм итте. Алар ярдәме белән медицина җиһазлары, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, битлекләр, дару препаратлары, саклау өчен фармацевтика суыткычлары алдык, бик зур рәхмәт аларга, — ди Рәзидә Хәлил кызы.
Бүген районда COVID-19 авырулылар саны арту тенденциясе саклана, барлыгы 84 расланган COVID-19 очрагы теркәлгән, 35 авыру савыгып чыкты. Әйтергә кирәк, госпитальдә һәм изоляторда табиблар һәм шәфкать туташлары бригадалары тәүлек буе эшли, шунда яши. Медицина хез­мәткәрләренең 4нче бригадасы, әйтик, 14 көнлек вахтаны төгәлләп, Андреевка изоляторында ике атна карантинда булды. Йогышлы авыруга юлыгу-юлыкмауны ачыклау өчен бригададан өч тапкыр тест алдылар, шөкер, берәүдә дә чир ачыкланмады. Әлеге фидакарь­ләр белән без карантиннан соң очраштык. Һәм, әлбәттә, замана чиренең кайчанрак чигенү ихтималлыгы белән кызыксындык.
— “Медицина хезмәткәрләре кулдан килгәннең барысын да эшли. Шулай ук, алда әйтелгәнчә, бу чир белән көрәшү өчен мөмкинлекләр күбәйде. Әмма шуны ассызыклап әйтәсе килә, халыкка карата җәмәгать урыннарындагы чикләүләрнең кайчан бетүе, эпидемиянең кимүе һәркемнең җаваплылыгына, эчке тәртибенә дә нык бәйле. Урынлы-урынсызга чыгып йөрүләргә юл куймау, гигиена чараларын үтәү — табибларга иң яхшы ярдәм икәнлекне истән чыгармасак иде, — ди Илфат Билалов.
— Бездәге COVID-19 гос­питаленең һәр сменасы катлаулы шартларда фидакарьлек күрсәтеп эшли. Хезмәткәр­ләрнең һөнәри осталыгы, рухи ныклыгы, пөхтәлеге, игелеклелеге үрнәк булып тора. Госпиталь шартларында эшләү киеренке, ял көннәрсез. Әмма арыганлыкка карамастан, пациентларга югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәткән өчен, үзләрен аямаган өчен аларның һәркайсына рәхмәт!
Районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт салганнар арасында, гомумән, үз эшенең осталары, намуслы хезмәт белән абруй казанучылар бик күп. Аеруча район үзәк дәваханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Вадим Илфат улы Әминов, хирургия бүлеге мөдире Илдар Наил улы Хәйбрахманов, медицина статистикасы кабинеты мөдире Гөлназ Ришат кызы Нуриева, терапия бүлеге мөдире Гөлнара Зәкәрия кызы Фәтхлбаянова, психотерапия бүлеге мөдире Илдар Вильсор улы Иламанов, Марино ФАПы мөдире Ольга Дмитриевна Миннигалина, Теләкәй ФАПы мөдире Илмира Мөбәрәк кызы Зарипова, Рсай ФАПы мөдире Зәлия Мәгъфүрҗан кызы Ямалетдинова, Анач ФАПы мөдире Марианна Георгиевна Ванюшкина, ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшеры Илмира Рәшит кызы Габдрахманова, матди-техник хезмәт начальнигы Радмир Радик улы Насыйпов, механик Денис Фәнис улы Заһиров һәм башкаларның тырышлыгын билгеләп үтәсе килә, — ди Рәзидә Гатауллина.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.
Читайте нас