Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар теркәлмәгән. Инфекция 18 якташыбызның гомерен алып китте, берничә атна дәвамында бу сан үзгәрми.
Коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб мәгълүматы буенча, әле 2370 кеше коронавирус белән авырый. 2783 якташыбыз инфекцияне җиңгән.
Русиядә бер тәүлектә коронавирус йоктыруның 6800 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә инфекция йоктыручылар саны 620794кә җитте. Инфекциядән 8781 русияле вафат булды, аларның 176сы - соңгы тәүлектә.
Бер тәүлектә Русиядә янә 8988 кеше коронавирустан савыккан, барлыгы савыгучылар саны 384152гә җитте.