+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 июнь 2020, 10:35

Әни дә, сабый да исән!

Алар яшәргә тиеш!

Алар яшәргә тиеш!
Уфада Республика клиник перинаталь үзәге табиблары яшь әнинең һәм аның яңа туган сабыеның гомерен коткарган. Моның өчен уникаль операция үткәрергә туры килгән.
Хатын дәваханәгә алтынчыга йөклелек белән эләккән. Йөклелек чорын бик авыр үткәргән һәм ул теләсә кайсы вакытта өзелергә мөмкин булган. Моңа кадәр дә берничә тапкыр аның баласын операция белән алган булганнар инде. Булачак әнинең плацентасы аның эчке органнарына ябышып үскән булып чыккан. Гадәттә мондый очракларда аналык бөтенләй алып ташлана. Әмма табиблар әнинең дә, баланың да гомерен саклап калырга карар кылган. Йөклелекне вакытыннан алда, 34нче атнада өзәргә туры килә. Моның өчен бик катлаулы операция ясалган.
Операция авыруның үз эритроцитларын үзенә җибәрү юлы белән үткәрелгән. Моннан тыш, аның үз плазмасын да алдан ук әзерләп куйганнар. Операция вакытында гомум кан югалту 3700 миллилитр тәшкил иткән, шул ук вакытта үз эритроцитларын кире кайтару 1700 миллилитр тәшкил иткән. Җитлекмичә туган малай исән-сау.
Бала реанимация бүлегендә озак тормаган, яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегенә күчерелгән. 20нче тәүлеккә ныгып җиткән әнине һәм баланы дәваханәдән чыгарганнар.
Фото: bashnews.ru
Читайте нас