Республикада беренче тапкыр сәламәтлек сагында торучыларның һөнәри бәйрәмнәрен шулай киң билгеләделәр. Яңа коронавирус пандемиясе медицина хезмәткәрләре эшчәнлегенең мөһимлеген исбат итте. Нәкъ табиблар коронавирус белән көрәштә алгы сызыкта булды. Аларның көчләре, тырышлыклары кешеләрнең күпләп авырмавына, эпидемия таралу тукталуга сәбәпче булды. Медицина хезмәткәрләренең казанышларын лаеклы билгеләү башлангычы белән республика җитәкчесе Радий Хәбиров чыкты.
Бәйрәм Русия Федерациясе һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырудан башланды. Тантаналар берьюлы алты мәйданчыкта барды.
Бүләкләүләрдән соң бәйрәмне Медицина хезмәткәрләре парады дәвам итте. Башкортстанның барлык медицина округларыннан җыелган табиблар колоннасы Зәки Вәлиди урамы буйлап Башкорт дәүләт академия драма театрыннан башлап “Торатау” Конгресс-холлына кадәр барды. Парад барлык санитария-эпидемиология таләпләрен үтәп оештырылды.
“Ватан” паркында медицина хезмәткәрләрен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде. Ул соклангыч һөнәр ияләренә республика халкы исеменнән рәхмәт сүзләре әйтте, ихтирам белдерде, медицина хезмәткәре һөнәренең дөньяда иң мөһимнәрдән булуын билгеләде.
– Бөтен дөнья, ил, республикабыз коронавирус пандемиясе хәвефе алдында калганда, көрәшнең алгы сызыгына нәкъ сез чыктыгыз. Бүгенге тыныч тормышта сез фронт госпитальләрендәгедәй хезмәт күрсәттегез. Үз сәламәтлегегезне һәм гомерегезне хәвеф астына куярга туры килгәнен дә аңлыйбыз, – диде республика Башлыгы. – 4 меңнән артык табиб коронавируслы авыруларга ярдәмгә килде. Студент-медикларыбыз лаеклы сынау үтте. Диплом алганчы ук алар тәҗрибәле хезмәттәшләре белән Уфа дәваханәләренә дежурлыкка чыкты. Сезгә никадәр авыр булганын да аңлыйбыз. Эмоциональ яктан да. Физик яктан да. Гаиләгез белән аерылып тору да. Сез авыртынулар һәм газаплар арасында эшләдегез. Барысын да лаеклы үтә алдыгыз.
Радий Хәбиров республиканың коронавирус белән көрәш тәҗрибәсенең Русия Хөкүмәте, сәламәтлек саклау министры тарафыннан да югары бәяләнүен билгеләде. Безнең табиблар бригадалары әле башка төбәкләрдә дә ярдәм күрсәтә.
Башкортстан Башлыгы үз чыгышында ил Президентының безнең республика табибларының эшчәнлеген югары бәяләвен әйтте, Президент указы нигезендә 120 медицина хезмәткәребез лаеклы хезмәте өчен бүләкләнгән. Тармакның иң югары бүләге – Пирогов орденына тугыз табибыбыз лаек булган.
– Безнең медицина коронавируслы бу тарихтан ныгыган, матди җиһазланган, зур тәҗрибә туплаган һәм үз көченә ышанган булып чыгарга тиеш. Республика Хөкүмәтенә һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый бурыч куям, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе 10 медицина учреждениесе җитәкчеләренә 21 ашыгыч ярдәм санитар машинасыннан ачкыч тапшырды. Моннан тыш, Башкортстанның санитар авиациясе Русиядә җитештерелгән медицина модульле “Ансат” вертолеты белән тулыланды.
Чара матур концерт программасы белән тәмамланды.