Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында Бөтенрусия табиблар конкурсына йомгак ясадылар.
2020 елда конкурска 36 номинация буенча 526 эш кергән.
"Иң яхшы авыл табибы" номинациясендә Туймазы районының Төмәнәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Ханты-Манси автономияле округы Сургут районының Түбән Сортым участок дәваханәсенең гомум практика табибы Ходайгулова (Вәлиуллина) Гөлфия Рәшит кызы җиңү яулады.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, конкурс өч этапта узган.
- Беренче этап медицина оешмаларында үткәрелә. Икенче этапта конкурсантларны сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль башкарма власть органнары һәм Русия субъектлары башкарма власть органнары комиссияләре сайлап ала. Өченче этапка йомгак ясау Үзәк конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә, - дип аңлатты конкурсны оештыручылар.
Җиңүчеләр һәм лауреатлар акчалата бүләк ала: беренче урын өчен - 500 мең сум, икенче урын өчен - 300 мең сум һәм өченче урын өчен 200 мең сум.
Сургут районының Түбән Сортым дәваханәсе төп халыкның сәламәтлеген саклау турында аеруча зур хәстәрлек күрә. Әйтик, һәр елны мартта болан үрчетүчеләр бәйрәме вакытында дәваханә Төньякның азсанлы төп халыкларын диспансерлауга өч көн бүлә.
Гөлфия Рәшит кызы Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң, "Росздрав"ның Төмән дәүләт академиясендә белем алды. Ул - табиб-невролог, гомум практика табибы.
"Тормышыбыздагы һәр казаныш - туганнарга һәм якыннарга, туган якка хөрмәт билгесе. Ата йортыннан еракта да без хезмәтебез белән туган төяккә дан җырлыйбыз", - ди якташыбыз.