+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 июнь 2020, 13:40

Яшьләрнең эше соклануга лаек!

Бүген Медицина хезмәткәре көне кысаларында Уфада күп тантаналы чаралар үтте. Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында яшь табибларны тәрикләделәр

Бүген Медицина хезмәткәре көне кысаларында Уфада күп тантаналы чаралар үтте. Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында яшь табибларны тәрикләделәр.
Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов яшь белгечләрне бүләкләү традициясен тергезүнең матур күренеш булуын билгеләде, тармакның бүләкәрен тапшырды.
Сәламәтлек сагында торучы яшь белгечләр “Башкортстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтенең мактаулы хезмәткәре” исемнәре, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
– БДМУның волонтерлар үзәге 2011 елдан эшли. Безнең 6000гә якын волонтерыбыз бар. Пандемия чорында без читтә калмадык, оператив штаб булдырдык, анда 450 волонтер эшләде, – дип сөйләде БДМУның волонтерлар үзәге җитәкчесе Нәркиз Вилданова.
Фото: ufaved.info
Читайте нас