Коронавирус 18 якташыбызның гомерен алып китте. Бу сан берничә атна дәвамында үзгәрми, соңгы тәүлектә дә үлем очраклары теркәлмәгән.
Коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча штаб мәгълүматы буенча, төбәктә 2853 кеше инфекцияне җиңгән, соңгы тәүлектә 10 кеше савыккан.
Әле республикада 2396 кеше дәвалана, аларның 683е – дәваханәләрдә, 1713 кеше җиңел формада авырый һәм амбулатор дәвалана.