Галимнәр COVID-19 дип аталган вирусның елга суында ничә тәүлек йогышлылыгын саклавын әйткән.
Польша һәм Англия галимнәре бу җәһәттән тикшеренүләр үткәргән. Һәм менә аның нәтиҗәсе: таҗлы вирус елга һәм күлләр суына эләккәндә, бер ай диярлек үлми. Аныграк итеп әйткәндә, 25 көн дәвамында ул активлыгын югалтмый, йогышлы булып кала бирә.
Галимнәр белдерүенчә, ковид диңгез суында да озак вакыт үлми. Диңгезләргә эләккәндә, ул китлар өчен бик хәвефле булырга мөмкин, чөнки аларның организмы, кешенеке кебек үк, бу авыруга бирешәчәк.