Соңгы тәүлектә инфекция янә 48 кешедә ачыкланды. Шулай итеп, коронавирус йоктыручылар саны 5315кә җитте.
1734 кеше җиңел формада авырый һәм амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә Башкортстанда 17 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 2870.
Соңгы тәүлектә 75 кешене пневмония диагнозы белән дәваханәгә салганнар. Аларның барысы да коронавируска тикшерелгән. Соңгы тәүлектә 17 кеше пневмониядән савыгып чыккан.
Бүгенге көнгә 394569 тикшерү үткәрелгән, 37713 кеше коронавируска тикшерелгән.
Соңгы тәүлектә 5334 тикшерү эшләнгән,5192 кеше тикшерелгән.