+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 июнь 2020, 11:00

Вирус аяктан екмасын дисәгез

Вирусларга каршы тору өчен иммунитетны ныгыту кирәк. Моның гади генә, әмма бик әһәмиятле алымнары белән танышыйк әле. Бөтен дөньяны дер селкеткән таҗлы вирус та иммунитеты көчлеләрне урап үтә, ди табиблар.

Вирусларга каршы тору өчен иммунитетны ныгыту кирәк. Моның гади генә, әмма бик әһәмиятле алымнары белән танышыйк әле. Бөтен дөньяны дер селкеткән таҗлы вирус та иммунитеты көчлеләрне урап үтә, ди табиблар.

Сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып бару - тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, спорт белән шөгыльләнмәү, дөрес тукланмау, йокы туймау, стресслар, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, авыр физик эш башкару, организмны какшата торган авырулар кичерү - безнең организмыбызга тәэсир итми калмый. Нәтиҗәдә иммунитет какшый. Еш салкын тию (елына 4-6 тапкыр), иренгә герпес чыгу, хәлсезлек, арыганлык, сүлпәнлек тою, буыннар авырту иммунитет какшау хакында ачык сөйли. Әгәр дә сездә бу билгеләрнең күбесе күзәтелсә, иммунитетыгызны кичекмәстән ныгыта башларга кирәк.

Даруханәләрдә иммунитетны күтәрергә ярдәм итә торган препаратларның күп төрлесе сатыла. Әмма аларны табиб киңәше белән генә кабул итегез, чөнки иммуномодулятор, дөрес кулланмаган очракта, файда урынына, зыян гына китерергә мөмкин.

Иммунитетны ныгыту өчен бүлмәләрне көненә бер тапкыр булса да җилләтегез.
Беренчедән, кислород баш мие эшчәнлеге, йөрәк һәм кан тамырлары, нерв һәм иммун системасы өчен кирәк булса, икенчедән, бүлмәгездәге зарарлы вирус һәм бактерияләрне куып таратачаксыз.
Күбрәк хәрәкәтләнегез. Бассейнга, спорт клубларына йөрегез. Мөмкинлек булмаса, һәр иртә физик күнегүләр ясагыз.
Саф һавада күбрәк йөрегез. Көненә 20-30 минут җәяүләп йөрү канны кислород белән баета, эмоциональ киеренкелекне бетерә, нерв системасын яхшырта, шул рәвешле авыруга каршы торучанлыкны арттыра.
Йокыгыз туйганчы йоклагыз. Йокы туймау бигрәк тә балаларның иммунитетын какшата.
Ешрак елмаегыз. Психологлар фикеренчә, тормышка оптимизм белән караган кешеләр азрак авырый.
Дару үләннәрен кулланыгыз. Эхинацея иммун системасы эшчәнлеген яхшыртучы менә дигән чара. Төнәтмәне ай дәвамында көненә 2-3 тапкыр ашар алдыннан 1-2 бал кашыгы эчегез.
Контраст душ керегез. Ул кан әйләнешен яхшырта, әмма йөрәк авыруыннан һәм югары кан басымыннан җәфаланучыларга ул тыела.
Җиләк-җимеш һәм яшелчә ашагыз. Аеруча лимон, фасоль, гөлҗимеш, кәбестә, кара карлыган, суган, алма һәм кара җимеш файдалы.
Мунча керегез. Ул организмнан агулы матдәләрне чыгара, кан әйләнешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә.

Тулырак: http://shahrikazan.ru.
Фото: socportal.info
Читайте нас