+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 июнь 2020, 12:05

Коронавирус Башкортстанда: 2348 кеше авырый, 2995 кеше савыккан

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 5361гә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 46 кешедә ачыкланды.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 5361гә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 46 кешедә ачыкланды.
Коронавирус барлыгы 18 якташыбызның гомерен өзде. Соңгы атналарда бу сан үзгәрми, соңгы тәүлектә дә үлем очраклары теркәлмәгән.
Коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча штаб мәгълүматы буенча, әле республикада 2348 кеше авырый, 2995 кеше савыккан.
Русиядә бер тәүлектә 6693 кешедә инфекция ачыкланган. Инфекция йоктыручылар саны барлыгы – 647849. Коронавирустан илдә 9320 кеше үлгән. Соңгы тәүлектә 154 кеше вафат булган.
Соңгы тәүлектә ил дәваханәләреннән 9220 кеше савыгып чыккан. Русиядә савыгучылар барлыгы 412650 кешегә җитте.
Фото: pixabay.com
Читайте нас