+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 Июня 2020, 07:30

Заманча, уңайлы, нәтиҗәле!

Федоровка районында агымдагы елда гына да модульле өч фельдшер-акушерлык пункты төзелә.

Федоровка районында агымдагы елда гына да модульле өч фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын һәм аның кысаларындагы “Беренчел звеноны модернизацияләү” дәүләт программасын тормышка ашыру иң ерак авылларда да өр-яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелүе, аларның матди-техник базасының, шуңа бәйле медицина хезмәтләндерүе сыйфатының бермәбер яхшыруы белән билгеләнә. Бу җәһәттән Федоровка районында агымдагы елда гына да Татар Коры Иҗәге, Юлдаш һәм Әтәч авылларында модульле өч фельдшер акушерлык пункты төзелә, Гавриловка авылындагысында исә капиталь төзекләндерү эше алып барыла. Әйтергә кирәк, модульле ФАПлар федераль һәм республика казнасыннан юнәлтелгән акчаларга күтәрелсә, Гавриловкада эшләр Федоровка районы хакимияте хәстәрлеге белән үз исәбенә оештырылган.
– Гомумән, соңгы чорда, бөтен илдәге һәм республикадагы кебек, Федоровка районында да беренчел медицина звеносын модернизацияләү буенча колачлы эш алып барыла. Әйтик, узган елда Югары Алыштан, Ишбүләк авылларында урындагы фельдшер-акушерлык пунктлары тулысынча яңартып корылды. Ягъни аларда ишек-тәрзәләр, җылыту, су, электр белән тәэмин итү челтәрләре – барысы да яңача оештырылды, косметик ремонт эшләнде. Хәзер бу ФАПларда эшләүче­ләргә дә уңайлы, авыл халкына да якты-җылы бинада заманча сыйфатлы медицина хезмәт­ләре күрсәтелә. Ә инде модульле яңа ФАПларга кил­гәндә, аларны чын-чыннан беренчел медицина звеносын күтәрүдә заман казанышы дияр идем. Гомум бәясе 2 миллион сумга төшкән модульле ФАП үзендә тугыз бүлмәне – шул исәптән, көтү, кабул итү, процедуралар ясау, хатын-кызлар консультациясе һәм башка кабинетларны берләштерә. Бер сүз белән, район поликлиникасындагы бик күп хезмәтләр хәзер авылларда да күрсәтелә – заманча, уңайлы, нәтиҗәле! – ди бу юнәлештә алып барылучы колачлы эшләр белән таныштырып, Федоровка үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рөстәм Әхтәмъянов.
“Беренчел звеноны модер­низацияләү” дәүләт программасы кысаларында былтыр файдалануга тапшырылган Новоселка авылындагы модульле фельдшер-акушерлык пунктын без үзебез дә барып күрдек. Авыл үзәгендә кыска гына вакыт эчендә заманча материаллардан төзелгән күркәм бина ерактан ук балкып, торак пунктына ямь биреп тора. Яңа ФАП 2019 ел ахырында гына файдалануга тапшырылуга карамастан, аның территориясен заманча материал белән коймалап алырга да, кичә генә ком-таш өеме булып яткан җиргә, кара туфрак кертеп, түтәлләр эшләргә дә, анда гөлбакча булдырырга да өлгергән биредәге уңган хезмәткәрләр. Баксаң, ФАП территориясен төзеклән­дерү эшләре Новоселка авылы да кергән Динес авыл билә­мәсе хакимияте көче, хәстәр­леге һәм акчалары исәбенә башкарылган икән. Гомумән, биләмә хакимияте башлыгы Рәсим Гафаров белдерүенчә, территорияне тәртипкә китерү 190 мең сумга төшкән. Ә ФАП территория­сендәге чәчәк түтәлләренә килгәндә, монысы биредә озак еллар армый-талмый хезмәт салучы, Новоселка халкының сәламәтлек сагында торучы уңган фельдшерлар Ирина Семенова һәм Светлана Русакованың тырышлыгы һәм фидакарьлеге җимеше.
– Безгә мөрәҗәгать итүче­ләргә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелүдән тыш, биредәге мохит тә аларның кәефен күтәрергә, дәваларга тиеш дип исәплибез. Шуңа да һәр җирдә матурлык тудырырга тырышабыз. Ә инде модульле ФАПтагы шартларга килгәндә, сүз белән аңлатып бетерерлек түгел – бирегә килүчеләрне хәзер чын-чыннан заманча, уңайлы шартлар каршы ала. Ил, республика, район, дәваханә җитәкчелегенә моның өчен, әлбәттә, рәх­мәтебез чиксез! – ди алар.
Ирина Семенова һәм Светлана Русакова Новоселка авылында яшәүче 600 кешене хезмәтләндерә.
– Көненә якынча 15 кеше мөрәҗәгать итә. Моннан тыш, әледән-әле авыл буйлап йөреп, халыкның сәламәтлек торышын даими күзәтүдә тотабыз. Әлбәттә, ашыгыч чакыртулар да була. Һәр очракта да тиз һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтергә тырышабыз, шөкер, хәзер моның өчен шартлар яхшырды, – ди тәҗрибәле шәфкать туташлары.
Гомумән алганда исә, Федоровка үзәк район дәваханәсе баш табибы Рөстәм Әх­тәмъянов белдерүенчә, 2024 елга кадәр “Беренчел звеноны модернизацияләү” дәүләт программасы кысаларында Федоровка районында җәмгысы 25 ФАПтан 13ен модерниза­цияләү күздә тотыла. Моңа яңа модульле ФАПлар төзү дә, булганнарын капиталь төзекләндерү дә керә. Шул исәптән 2021-24 елларда программа кысалырында янә 8 фельдшер-акушерлык пунктын төзү планлаштырыла. Рөстәм Роберт улы белде­рүенчә, шушы эшне нәтиҗәле башкарып чыккан очракта иске, салкын, уңайсыз ФАПларга бәйле мәсьәлә Федоровка районында тарихта калачак. Бер үк вакытта, фельдшер-акушерлык пунктларының биналарын яңартудан тыш, аларны заманча медицина корылмалары белән тәэмин итү юнәлешендә дә максатлы эш җәелдерелгән. Кыскасы, алдагы чорда ФАП­лар бу җәһәттән дә җитди үзгәрешләр кичерәчәк.
Менә шулай, ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан булдырылган мөмкин­лекләрдән нәтиҗәле файдаланып, район халкының медицина хезмәтләндерүе сыйфатын яхшырту юнәлешендә зур эшләр алып баралар бүген Федоровка төбәгендә. Мондагы алдынгы тәҗрибәне эш бу дәрәҗәдә оештырылмаган башка кайбер районнар да үзләренә үрнәк итеп алсыннар иде дип кенә телисе кала.
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.
Читайте нас