+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 июль 2020, 14:00

Республикада коронавируска бәйле тестлар бушлай үтәчәк

Башкортстан кешеләрен коронавируска антитәнчекләргә бушлай тикшерәчәкләр. Бу хакта бүген чираттагы брифингта Башкортстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак белдерде.

Башкортстан кешеләрен коронавируска антитәнчекләргә бушлай тикшерәчәкләр. Бу хакта бүген чираттагы брифингта Башкортстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак белдерде.
Баш табиб әйтүенчә, үткән атнада Русия Хөкүмәте тарафыннан популяцион иммунитетны өйрәнү буенча тикшерү үткәрергә кушылган. Мәскәүдә ул үткән, бездә ни өчен үткәрелмәве турында күп сораулар булган иде. Әле “Роспотребнадзор” идарәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә тикшерелергә тиеш кешеләр контингентын билгели. Бу коронавирус белән көрәш буенча эш өчен, хәлне өйрәнү һәм алдагы фаразлар өчен кирәк. Анна Казак бу оешмалар арасында бюджет нигезендә тикшерүләр үткәрү өчен килешүләр төзелүен билгеләде. Тиешле карарлар чыгарылгач, Башкортстанда популяцион иммунитет тикшерелә башлаячак.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова әйтүенчә, популяцион иммунитет ул – G классындагы иммуноглобулин антитәнчекләре төрендәге иммунитеты булган кешеләр. Авырганнан соң яисә авыруны билгесез үткәргәннән соң алынган антитәнчекләр турында сүз бара. Тикшерү барлык яшьтәге кшеләргә дә кагылачак. Нигездә эшләүче халык һәм балалар тикшереләчәк.
Әле тикшерелгәннәрнең 2,5тән 4,2 процентка кадәре коронавируска антитәнчекләргә ия. Анна Казак әйтүенчә, бу бик бәләкәй сан. Хәлне барлык чынбарлыгында аңлар өчен тикшерүләр үткәреләчәк.
Фото: pixabay.com
Читайте нас