+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 июль 2020, 12:50

Сәүдә үзәге онкоүзәккә әйләнерме?

Уфада элекке «Европа» сәүдә үзәге бинасын республика онкодиспансерына бирергә телиләр.

Уфада элекке «Европа» сәүдә үзәге бинасын республика онкодиспансерына бирергә телиләр.

Мәсьәлә әле фикер алышу һәм каралу дәрәҗәсендә.

— Мәсьәләне ахыргача хәл итү күчемсез милек объектының базар бәясен һәм икътисади максатчанлыгын бәяләү турындагы заключение алганнан соң булачак, - дип билгеләп үтәләр Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Медицина оешмасы мәйданнарны киңәйтүгә мохтаҗ. Бу хакта «Ъ-Уфа» хәбәр итә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы «Европа» биналарына, аларның онкоүзәк корпуслары белән бер кварталда торулары сәбәпле, игътибар иткән. Үзәк территориясен сатып алу мөмкинлеге турында май ахырында Башкортстан Башлыгы һәм Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко очрашуында фикер алыштылар. Диспансерны үстерү проекты уңай бәя алды.

Исегезгә төшерәбез, «Европа» сәүдә үзәгендә тугыз ел элек — 2011 елның гыйнварында янгын булган иде. Фаҗига ике кешенең гомерен өзде.

Фото: ufa1.ru
Читайте нас