+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 июль 2020, 13:55

Кушнаренко поликлиникасында тәртип булачак!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Кушнаренко районында булды. Республика җитәкчесе райондагы поликлиника эшчәнлеге белән дә танышты.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Кушнаренко районында булды. Республика җитәкчесе райондагы поликлиника эшчәнлеге белән дә танышты.
Кушнаренко районы кешеләре Башкортстан Башлыгына социаль челтәрләрдә поликлиникалары хәленә игътибар бүлүен сорап мөрәҗәгать иткән. Объектның техник хәле канәгатьләнерлек түгел – бинаның конструктив бөтенлеге бозылган, барлык периметр буйлап чатнаулар барлыкка килгән, алар пациентларның гомеренә һәм сәламәтлегенә хәвеф белән яный. Шул ук вакытта бина авария хәлендә дип танылмаган. Ул чикләнгән гамәли хәлдә, киләчәктә аны хәвефсез файдалану өчен фундамент ныгытылган, табиблар биредә эшли. Моннан тыш, норматив буенча 150 кеше урынына бер сменада көненә 300дән артык кешене кабул итәләр.
Радий Хәбиров поликлиника бинасын карады, медицина хезмәткәрләре, пациентлар белән аралашты, нинди белгечләр җитмәве белән кызыксынды. Баш табиб Ольга Шәйхетдинова әйтүенчә, кардиолог, балалар хирургы, нарколог, психиатр, фтизиатр кирәк.
Төбәк җитәкчесе Сәламәтлек саклау министрлыгына яңа поликлиника төзү яисә искесен модернизацияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Пациентларга мөрәҗәгать итеп, Радий Хәбиров дәвалау учреждениесенең тәртипкә китереләчәген әйтте.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас