Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 5543кә җитте. Бер тәүлектә республикада янә 46 кешедә инфекция ачыкланды.
Коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча опертив штаб мәгълүматлары буенча төбәктә 3261 кеше коронавирусны җиңгән. Соңгы тәүлектә генә савыгучылар саны – 60.
Әле республикада 2263 кеше коронавирустан дәвалана.
4 июльгә коронавирустан вафат булуның яңа очрагы теркәлмәгән. Инфекциядән республикада барлыгы 19 кеше үлде.
Фото: bashinform.ru сайтыннан.