Тәүлек эчендә Башкортстанның 48 кешесе коронавирус йоктырган.
Бу хакта бүген, 5 июльдә, инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итте. Шулай итеп, коронавирус белән авыручылар саны 5591 кеше тәшкил итте, сәламәтләнүчеләр саны — 3301.
- Тәүлек эчендә инфекциядән 40 кеше терелде, - дип ачыкладылар оперштабта.
Бу җомгада, 5 июльдә, Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгында COVID-19дан үлүнең яңа очрагы турында хәбәр иттеләр. Үлүчеләр саны - 19 кеше.
Фото: ufa1.ru