+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 июль 2020, 14:10

Һөнәри осталык яхшы нәтиҗә бирә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров тугандаш республикадан кайтучы табиблар турында матур пост урнаштырган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров тугандаш республикадан кайтучы табиблар турында матур пост урнаштырган.
“Бүген безнең табиблар Карачай-Черкес Республикасыннан кайтты, алар анда коронавируслы пациентларны дәваларга ярдәм итте. Бер карасаң, без әле үзебез дә бу авыруны җиңеп бетмәдек, ә башка төбәкләргә ярдәмгә киттек. Бу шулай. Ләкин Башкортстан медиклары коронавирус белән көрәшкә тиз һәм сыйфатлы җайлашырга өйрәнде, билгеле бер тәҗрибә туплады. Без аны башкалар белән дә бүлешәбез. Өч атна эчендә безнең табиблар Карачай-Черкесиядә көн саен 120 пациентны консультацияләде, аларны дәвалау схемасына төзәтмәләр кертте. Башкортстан белгечләре андагы дәваханә хезмәткәрләре өчен лекцияләр укыды, “чиста” һәм “пычрак” зоналар арасында шлюзлар урнаштыру буенча киңәшләр бирде. Безнең хезмәткәрләр эшләгән вакытта Карачай-Черкес Республика клиник дәваханәсендә коронавируслы пациентлар 276дан 42гә кадәр кимеде. Андагы халыкның безнекеләр турында фикерләре бик җылы. Һөнәри осталык һәм эшкә дөрес караш яхшы нәтиҗәләр бирә. Хәзер безнең табиблар бераз ял итәчәк һәм үзләренең поликлиника һәм дәваханәләрендә янә эшкә керешәчәк. Әле безгә җиңел суларга ярамый”, – дип язган республика җитәкчесе.
Фото: vk.com/radiyhabirov
Читайте нас