+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 июль 2020, 07:55

Талпаннан сакланыгыз!

Уфа мэриясендә Роспотребнадзор вәкиле доклад белән чыгыш ясады. Роспотребнадзор төбәк идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек бүлеге мөдире урынбасары Зөлфия Камаева сүзләренчә, башкалада актуаль инфекцияләр булып элеккечә үк талпан энцефалиты һәм геморрагик бизгәк кала. Гыйнвардан майга кадәр, мәсәлән, тычкан бизгәгенең 37 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, югарырак. Узган атнада тугыз очрак теркәлгән, дип хәбәр итте Камаева. Әйтергә кирәк, үсеш ел башыннан ук теркәлә. Кайбер белгечләр тычкан бизгәге белән авыру 59 процентка арткан, дип саный. Авыруларны таратуга каршы чаралар арасында - паркларны, скверларны, пляж зоналарын, гомум шәһәр территорияләрен акарицид эшкәртү. 1 июль чорына 900 гектардан артык җир эшкәртелгән инде. Әмма, Зөлфия Камаева сүзләренчә, гражданнарга үзләренә дә хәвефсезлекне истә тотарга кирәк - аерым алганда, табигатькә, урман зонасына чыкканда, дөрес (ябык) кием, битлекләр кияргә, шәхси гигиена турында онытмаска кирәк. 7 меңнән артык кеше Роспотребнадзорга тәненә эләккән талпаннарны алу яки тикшерү өчен мөрәҗәгать иткән инде.Фото:svetl.tom.ru

Уфа мэриясендә Роспотребнадзор вәкиле доклад белән чыгыш ясады.

Роспотребнадзор төбәк идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек бүлеге мөдире урынбасары Зөлфия Камаева сүзләренчә, башкалада актуаль инфекцияләр булып элеккечә үк талпан энцефалиты һәм геморрагик бизгәк кала.
Гыйнвардан майга кадәр, мәсәлән, тычкан бизгәгенең 37 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, югарырак. Узган атнада тугыз очрак теркәлгән, дип хәбәр итте Камаева.
Әйтергә кирәк, үсеш ел башыннан ук теркәлә. Кайбер белгечләр тычкан бизгәге белән авыру 59 процентка арткан, дип саный.
Авыруларны таратуга каршы чаралар арасында - паркларны, скверларны, пляж зоналарын, гомум шәһәр территорияләрен акарицид эшкәртү. 1 июль чорына 900 гектардан артык җир эшкәртелгән инде.
Әмма, Зөлфия Камаева сүзләренчә, гражданнарга үзләренә дә хәвефсезлекне истә тотарга кирәк - аерым алганда, табигатькә, урман зонасына чыкканда, дөрес (ябык) кием, битлекләр кияргә, шәхси гигиена турында онытмаска кирәк.
7 меңнән артык кеше Роспотребнадзорга тәненә эләккән талпаннарны алу яки тикшерү өчен мөрәҗәгать иткән инде.
Фото:svetl.tom.ru
Читайте нас