+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 июль 2020, 07:30

Табиблар – безнең заман геройлары

Сибай шәһәрендә үз һөнәренә гашыйк, матур хезмәте белән башкаларга шатлык бүләк итүче табиблар күп. Шундыйларның берсе – Гөлсем Мулламөхәммәтова.

Сибай шәһәрендә үз һөнәренә гашыйк, матур хезмәте белән башкаларга шатлык бүләк итүче табиблар күп. Шундыйларның берсе – Гөлсем Мулламөхәммәтова.
Гөлсем Галиәхмәт кызы гомерен балалар сәламәтлеген саклауга багышлаган. Бүген ул Сибай үзәк шәһәр дәваханәсе стационарының педиатрия бүлеген җитәкли.
1990 елда, БДМУны тәмамлагач та ул Сибай дәваханәсендә педиатрия буенча интернатура үтәргә килә һәм шул вакыттан башлап биредә эшли.
Бүлек хезмәткәрләре әйтүенчә, Гөлсем Галиәхмәт кызы кебек җаваплы, белемле җитәкче белән бер командада эшләү - зур мәртәбә. Бүлек мөдире эш югары дәрәҗәдә барсын, хезмәткәрләргә эшләү уңайлы, ата-аналар балалары өчен тыныч булсын өчен барлык көчен сала.
Җитәкче җитәкче оештыру сәләте, һөнәри осталыгы белән дә аерылып тора. Соңгы айлардагы җиңел булмаган вакытта да биредә сынауларны лаеклы үтәләр.
Без бүген табибларның никадәр кирәкле, соклангыч һөнәр ияләре булуын аеруча аңладык. Арабыздагы геройларга – ак халатлы шәфкатьле һөнәр ияләренә уңышлар телик.
Фото: sworker.rbsmi.ru
Читайте нас